Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путин WorldSkills 2019 ябылу тантанасына Казанга киләчәк

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев чыгыш ясады.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты ябылу көнендә киләчәк. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Иртәгә Казанда WorldSkills ябыла, Путин анда булачак», - диде Песков. Аның сүзләренә караганда, Россия лидеры Казанга Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган белән эшлекле очрашудан һәм Жуковскидагы МАКС-2019 авиасалоны экспозициясендә булганнан соң киләчәк.

  • WorldSkills Kazan һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22 августта ачылды. Тантаналы чарада Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Фото: kremlin.ru

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев