Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Владимир Путинга Казанда самолетларның яңа үрнәкләрен күрсәттеләр

Россия Президенты Владимир Путин модернизацияләүнең барышын бәяләү өчен Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенә килде.

Россия Президенты Владимир Путинга Татарстанда җитештерелә торган самолет һәм вертолетларның яңа үрнәкләрен күрсәттеләр. Дәүләт башлыгы гаскәрләрдә куллану өчен әзер булган  Ту-160 һәм Ту-22М3 самолетларын да карады.

Владимир Путин Горбунов исемендәге Казан авиация заводы территориясендә яңа самолетларны карады. АныТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Юрий Борисов, Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров озатып йөрде.

Рабочая поездка Президента Российской Федерации В.В.Путина в Республику Татарстан

Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе территориясендә Владимир Путин шулай ук Казан вертолет заводы продукциясен карады.

Россия Президенты яңа Ми-38Т бортына күтәрелде, Россия Һава космик көчләре өчен җыелган Ми-8МТВ-5-1 самолетын карады. Дәүләт башлыгы санитария һәм коммерция өчен кулланыла торган «Ансат» җиңел гражданлык вертолетлары белән дә кызыксынды. Яңа вертолет техникасының өстенлекләре турында Владимир Путинга «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский сөйләде.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә «Россия вертолетлары» башлыгы Казан вертолет заводында Россия Оборона министрлыгы заказы буенча ике Ми-38Т хәрби-транспорт вертолеты әзерләнүен әйтте. Алар сынау көтә. Сынау процедураларын тәмамлау һәм вертолетларны гаскәрләргә җибәрү 2020 елның 1 кварталыннан да иртәрәк булмаячак.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов, tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев