Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа Чишмә районында коткаручылар урманда адашкан хатын-кызны эзли.

Төн уртасына кадәр эзләү нәтиҗә бирмәгән. (Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Яңа Чишмә районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урманда адашкан хатын-кызны эзли. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр. Кичә 19.20 сәгатьтә 47 яшьлек әлеге хатын-кыз ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон...

Төн уртасына кадәр эзләү нәтиҗә бирмәгән.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Яңа Чишмә районында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урманда адашкан хатын-кызны эзли. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.

Кичә 19.20 сәгатьтә 47 яшьлек әлеге хатын-кыз ашыгыч хезмәтләрне чакырту 112 бердәм телефон номерына адашуы хакында хәбәр итә. Ул үзенең Ерыклы авылы тирәсендәге урманда булуын җиткерә.

Коткаручылар аның координатасын билгели, әмма хатын-кыз ул урында табылмый. Эзләү эше 23.00 сәгатьтә туктатыла.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев