Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЯҢА ЕЛ ӨСТӘЛЕНДӘГЕ ИҢ ЗЫЯНЛЫ РИЗЫКНЫ АЧЫКЛАГАННАР

Яңа ел ул әле чыршы, салют, Кыш бабай гына түгел. Яңа ел әле ул сыгылып торган өстәл дә. Диетологлар һәркемнең Яңа ел өстәлендә була торган иң зыянлы ризыкны ачыклаган. Нәрсә ул?

Диетологлар фикеренчә, иң зыянлы һәм куркыныч ризык булып без барыбыз да әзерли һәм бик яратып ашый торган... “подшуба” ( “селедка под шубой”) салаты тора.

Нәрсәсе зыянлы?

Аерым-аерым ашаганда әлеге ризыктагы продуктларның зыяны юк икән. Ә менә бергә кушкач... Диетологлар: “Кайбер продуктларны бергә кушып ашау үлемгә дә китерә ала”, - дип чаң суга. “Подшуба” да әнә шул исемлеккә керә.

Әлеге салатта файдалы яшелчәләр бар. Әмма пешергәч, алар күп күләмдә крахмал бүлеп чыгара. Ә крахмал кешене хәлсезләтә. Әмма эшләр моның белән генә бетми. “Подшуба”ны тәмлеләндерә торган әйбер нәрсә? Майонез! Шикәр диабеты белән авырган кешеләрнең аны ашавы бик начар тәмамланырга мөмкин.

Хәзер сельд балыгына тукталыйк. Белүебезчә, салат ясау өчен аның тозлысы кирәк. Тозлы балык организмдагы суны тоткарлый, кан басымын күтәрә. Гипертония белән авыручылар, аннан читтәрәк йөрегез.

Яңа ел күпмегә төшә?

Традиция буенча, күп кенә россиялеләр Яңа елны өйдә каршы ала. Алдан ук азык-төлекне җыя, “бер еллык” итеп өстәл әзерли. Бәйрәм итү өчен һәр гаилә уртача 10 мең сумын кибеттә калдырып чыга...

 Киләсе елга исән-имин аяк басыйм, әле тагын күп Яңа елларны сәламәт булып каршы алыйм, дисәгез, беренче чиратта, әнә шул яраткан салатыбыздан булса да баш тартыйк.

Фото: mircooking.ru

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X