Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ябыгырга теләү әлмәтлене суд эскәмиясенә китергән

Ябыгырга теләү әлмәтлене суд эскәмиясенә китергән. Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала. Әлеге дару препараты составында Россия территориясендә тыелган сибутрамин бар. Ул тую хисен көчәйтә, нәтиҗәдә, анорексия китереп чыгара. Гаепләнүче ике ел элек Интернет аша ябыгу өчен препарат кайтарта. Нәтиҗәсе...

Ябыгырга теләү әлмәтлене суд эскәмиясенә китергән. Шәһәр судында куркыныч дару препаратын үзе кулланган һәм башкалар арасында тараткан хатын-кызга карата җинаять эше карала.

Әлеге дару препараты составында Россия территориясендә тыелган сибутрамин бар. Ул тую хисен көчәйтә, нәтиҗәдә, анорексия китереп чыгара.

Гаепләнүче ике ел элек Интернет аша ябыгу өчен препарат кайтарта. Нәтиҗәсе озак көттерми - ул тиз арада ябыга. Даруның файдасын күргән ханым ВКонтакте социаль челтәрендә бу турыда язып чыга. Сатып алырга теләүчеләр табыла. Ханымның Интернеттагы сәхифәсе белән наркоконтроль хезмәткәрләре кызыксына. Ялган заказ җибәреп, аны тоткарлыйлар.

Аны 120 мең сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр мәҗбүри эшләр, я булмаса 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтә, дип белдерә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев