Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яфрак бетен “божья коровка" личинкалары юк итә

Һәр җәй үзенә күрә бер үзенчәлек белән килә. Быел җиләк, чия ишелеп уңды. Ә менә кыяр, помидорлар уңыш муллыгы белән куандыра алмый. Күпме хезмәт куеп үстергән кыярларны яфрак бете харап итә, дип зарланучылар да шактый. Моңа җавап эзләп, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы район бүлеге җитәкчесе Васил Кәбировка мөрәҗәгать...

Һәр җәй үзенә күрә бер үзенчәлек белән килә. Быел җиләк, чия ишелеп уңды. Ә менә кыяр, помидорлар уңыш муллыгы белән куандыра алмый. Күпме хезмәт куеп үстергән кыярларны яфрак бете харап итә, дип зарланучылар да шактый. Моңа җавап эзләп, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең республика филиалы район бүлеге җитәкчесе Васил Кәбировка мөрәҗәгать иттек.

- Кыярга агу сипкән очракта, ул 15-20 көннән соң гы­на таралып бетә, биологик юл белән көрәшкәндә экологик яктан чиста кыяр ашауга ышаныч зуррак. Теләләргә каршы үз дошманнары белән көрәшергә мөмкин. Мисалга, "божья коровка", безнеңчә тимер капка һәм златоглазка - алтын күз личинкалары. Ул 76 төрле зарарлы бөҗәкләрне юк итәргә сәләтле. Аның личинкалары ашап туймас - бер личинка тәүлегенә 100-150 үлән бетен юк итә. Җиләк-җимеш агачларында, чәчәкләрдә, кыярда, помидорда үсемлек бетләре күренә башласа, алтын күзнең личинкаларын агач кәүсәсенә, яфракларына, карлыган куакларына урнаштырырга кирәк. Алтын күз личинкалары 3 литрлы банкада сатыла. Бер банкага 10 мең личинка салына һәм ул 20 сутый бакчага җитә.

Шулай ук трихограмма дигән төре дә йомырка ашау­чы күп агулы паразитлар семьялыгыннан. Җиләк-җи­мешләргә зыян китерүче кортлардан саклану чарасы буларак кулланыла. Бөҗәк үзенең йомыркаларын зарарлы бөҗәкнең йомыркаларына сала, тегеләре исә әлеге корткычларны ашыйлар. Зарарлы бөҗәкләр, гадәттә, личинкаларын яшереп, кайры һәм сабак эчләренә салалар, анда химик препаратлар үтеп керә алмый, ә трихограмма андагы личинкаларны да юк итә. Бу кәбестәгә зыян салучы кортлардан арыну өчен дә файдалы. Бер граммлы төргәктә 80 мең трихограмма була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев