Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якутскка очучы самолетта хатын-кыз игезәк бала тапкан

Кичә, 7 май көнне, Зырянск-Якутск маршруты буенча очучы "Полярные авиалинии" авиакомпаниясе пассажиркасы Ирина Василькова самолетта игезәк кыз бала тапкан. Хатын-кызны ярты юлны узгач тулгак тота башлый. Иринага бала табарга шул ук рейс белән очучы пассажир - акушер-табиб Елена Слепцова һәм "Полярные авиалинии" бортпроводницасы Кристина Кондратьева булыша. Самолет җиргә төшүгә үк...

Кичә, 7 май көнне, Зырянск-Якутск маршруты буенча очучы "Полярные авиалинии" авиакомпаниясе пассажиркасы Ирина Василькова самолетта игезәк кыз бала тапкан. Хатын-кызны ярты юлны узгач тулгак тота башлый. Иринага бала табарга шул ук рейс белән очучы пассажир - акушер-табиб Елена Слепцова һәм "Полярные авиалинии" бортпроводницасы Кристина Кондратьева булыша. Самолет җиргә төшүгә үк ананы һәм балаларны бала тудыру йортына озаталар. ИТАР-ТАСС хәбәр итүенчә, авиакомпания игезәкләргә бүләк ясарга да өлгергән - сабыйлар 18 яшькә кадәр Якутск-Зырянка-Якутск маршруты буенча бушка йөри алачаклар. Хәзерге вакытта әлеге юнәлеш буенча билет бәясе 39,5 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев