Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якындагы ике елда русиялеләр өчен космос туризмы ачылачак

Русия космоска беренче туристны якындагы ике елда озата алачак. "Роскосмос" җитәкчесе Игорь Комаров ТАССка шушы хакта белдергән.

Ул очышны әзерләүнең срогы елдан артык вакыт сорый икәнен һәм проектның бу өлкәдә тәҗрибәсе булган чит илләр белән бергә әзерләнүен әйткән.

"Ел азагына кадәр без бу хакта төгәлрәк сөйли алырбыз. Бик җитди кешеләр анда катнашырга теләк белдерде. Алар космос техникасын җитештерүчеләр", дигән ул.

Космос туризмы идеясе беренче тапкыр 1967 елда әйтелә. Дөньяның беренче космик туристы - АКШ укытучысы Кристи Маколифф. Әмма ул космоска очарга тиешле "Челленджер" шаттлы 1986 елда һәлакәткә очрый. Фаҗигадән соң АКШ профессиональ очучы булмаганнарны космоска җибәрүне тыю турында зкон кабул итә.

1990, 1991 елларда космоска коммерция космонавтлары - журналист Тоёхиро Акияма(Япония) һәм кондитер фабрикасы технологы Хелен Шарман (Бөекбритания) оча. Беренче космик турист дип үзенең космоска очуы өчен акча түләгән һәм 2001 елда космоска очкан милләте буенча итальян булган АКШ бизнесмены Деннис Тито санала.

Космоска туристны алып баруның бәясе 30-40 миллион доллар (хәзерге курс буенча 2-2,6 млрд сум) дип бәяләнә. Туристның ачык космоска чыгу бәясе - 3 миллион доллар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев