Алабуга - Ижевск юлының 18нче чакрымында килеп чыккан һәлакәт кеше үлеменә китергән. Бу хәл кичә 16.55тә була. Фаразлар буенча, "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә иткән 1975 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыгып барган 1959 елгы ир-атны бәрдерә (соңгысының киемендә яктылык кайтаргыч билгесе...
Алабуга - Ижевск юлының 18нче чакрымында килеп чыккан һәлакәт кеше үлеменә китергән.
Бу хәл кичә 16.55тә була. Фаразлар буенча, "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә иткән 1975 елгы ир-ат хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юл аша рөхсәт ителмәгән урында чыгып барган 1959 елгы ир-атны бәрдерә (соңгысының киемендә яктылык кайтаргыч билгесе булмаганлыгы билгеле). Нәтиҗәдә, җәяүле һәлакәт урынында ук җан бирә.
Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.


Нет комментариев