Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яман шешкә каршы дару

Яман шеш авыруы турында бүген еш ишетергә туры килә. Күп очракта бу авырудан дәва юк дияргә ияләнгән халык. Әмма, заманча медицинада ракка каршы дару эшләп чыгарырга җыеналар. Дөрес, әлеге препарат авыруны 100 процент җиңә дип ышанып әйтеп булмый. Шулай да даруның составында булачак төп матдә рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле икән....

Яман шеш авыруы турында бүген еш ишетергә туры килә.

Күп очракта бу авырудан дәва юк дияргә ияләнгән халык. Әмма, заманча медицинада ракка каршы дару эшләп чыгарырга җыеналар. Дөрес, әлеге препарат авыруны 100 процент җиңә дип ышанып әйтеп булмый. Шулай да даруның составында булачак төп матдә рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле икән. Гади итеп әйткәндә, онкология авырулы кешеләргә химия терапиядән соң очрый торган тискәре нәтиҗәләрне кичерергә туры килмәс, мөгаен. Хәзергә даруны сыныйлар. Тәҗрибәләр үткәрәләр. Әлеге дару бөтен дөнья масштабында мөһим булачак.

Саннарда:
Татарстанда 12,5 процент кешедә тире рагы очрый, 11,7 проценты күкрәк бизе рагы, 10,8 проценты юан эчәктә яман шеш, 10,3 проценты мәни бизе рагы, 9,2 проценты үпкә рагы, 6,9 проценты ашказаны рагы белән авырый.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев