Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерүчеләр мотоциклларга күчеп утырды [+фото]

Хәзер утка каршы көрәшүчеләр янгын сүндерергә машиналарда гына түгел, махсус мотоциклларда да барачак. Казан янгын сагы гарнизонына шундый ике техника кайтарылган. Әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл булган урынга алар өч тапкырга тизрәк барып җитә икән. Янгын байкерлары инде урамга патрульгә дә чыкканнар. Ике коткаручыдан торган ике бригада көндез дә, төнлә дә...

Хәзер утка каршы көрәшүчеләр янгын сүндерергә машиналарда гына түгел, махсус мотоциклларда да барачак. Казан янгын сагы гарнизонына шундый ике техника кайтарылган. Әйтүләренчә, гадәттән тыш хәл булган урынга алар өч тапкырга тизрәк барып җитә икән.



Янгын байкерлары инде урамга патрульгә дә чыкканнар. Ике коткаручыдан торган ике бригада көндез дә, төнлә дә эшли. Аларга берьюлы берничә: янгын сүндерү, коткаручы һәм беренче ярдәм күрсәтү вазифалары йөкләнгән. Мотоциклларында бөтен кирәкле нәрсәләр дә, хәтта балта, чүкеч һәм лом да бар. Шулар нәтиҗәсендә мотоциклның авырлыгы 370 килограммга кадәр җитә. Димәк, аның белән идарә итү дә ансат түгел. Янгын сүндерүчеләрнең экипировкасы байкерларча һәм ул янгыннан да саклый. Юлда байкерларны кинәт ялтырап китә торган маякчыклардан танып була.



Моннан ике ел элек, Россиядә беренче буларак, Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтендә дә шундый байкерлар барлыкка килгән иде. Алар хәзер дә уңышлы гына эшләп килә.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев