Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим вакытында янгынга каршы законнарны үтәмәгән өчен штрафлар артачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 9 декабрендә имзаланган 965нче карарына туры китереп, 2014 елның 15 декабреннән 2015 елның 10 гыйнварына кадәр уза торган Яңа Ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән республикада махсус янгынга каршы режим кертелә.
Махсус янгынга каршы режим вакытында янгынга каршы законнарны үтәмәгәнгә түбәндәге штраф күләме салына: гражданнарга - 2 меңнән 4 меңгә кадәр, урындагы затларга - 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга - 400 меңнән 500 меңгә кадәр.
Нет комментариев