Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллы янындагы басуда башсыз гәүдә һәм янып беткән баш тапканнар

Бу куркыныч хәл җомга, 5 сентябрь көнне була. Әлеге гәүдә калдыклары 4 июльдә үк югалган ир-атныкы булуы ачыкланган. Аны 28 яшьлек егет үтергәне дә билгеле булган. Хокук саклау органнары фаразы буенча, яшь егет әлеге бичарадан бурычка 160 мең сум акча алып торган була. Ул аны вакытында кайтармый, булган акчасын да...

Бу куркыныч хәл җомга, 5 сентябрь көнне була. Әлеге гәүдә калдыклары 4 июльдә үк югалган ир-атныкы булуы ачыкланган. Аны 28 яшьлек егет үтергәне дә билгеле булган. Хокук саклау органнары фаразы буенча, яшь егет әлеге бичарадан бурычка 160 мең сум акча алып торган була. Ул аны вакытында кайтармый, булган акчасын да уен автоматларында калдырып йөри. Тора-бара бурычның проценты арта һәм 160 мең сум 2 миллионга әйләнә. Егет бу сумманы түләп бетерә алмавын аңлый һәм проблеманың чишелешен таба - теге бәндәне вәхшиләрчә үтерә. Ул бичараны башына 3 тапкыр чүкеч белән сугып үтерә, соңыннан гәүдәне подвалга алып төшеп, бетон белән томалый. Ләкин кире уйлап, гәүдәне бетоннан аерып ала, аны машинага салып басуга алып бара, анда башны гәүдәдән аера һәм яндыра. Гәүдәне дә шул тирәдә калдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев