Саба таңнары

Яшь ветеренарларны авылга җәлеп итәләр

Ветеринария өлкәсендәге яшь белгечләр өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар. Мондый карарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге кабул иткән. Бу яшьләрне әлеге өлкәдә эшләүгә җәлеп итү максатын күздә тота. Әйтик, югары профильле белгечкә ай саен 10 мең, урта-махсус белемлегә 8 мең сум, махсус белеме булмаганнарга 5...

Ветеринария өлкәсендәге яшь белгечләр өч ел дәвамында ай саен өстәмә түләү алачаклар.

Мондый карарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге кабул иткән.

Бу яшьләрне әлеге өлкәдә эшләүгә җәлеп итү максатын күздә тота. Әйтик, югары профильле белгечкә ай саен 10 мең, урта-махсус белемлегә 8 мең сум, махсус белеме булмаганнарга 5 мең сум түләнәчәк. Моннан тыш, ветеринария өлкәсендә эшләргә теләүчеләргә социаль-көнкүреш шартларын тәэмин итү өчен дә бер тапкыр бирелә торган акча каралган. Ул шул рәвешчә 35 мең, 25 мең һәм 15 мең сум тәшкил итәчәк.

Әлмәт таңнары

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: