Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзән районында фаҗига: 13 яшьлек кызны ток сугып үтергән

Гадәттән тыш хәл 19 апрель кичендә, Яшел Үзән районының Түбән Карамалы бистәсендә булган. Кыз баланың үле гәүдәсенә ишегалдында тап булганнар.

Әлеге факт уңаеннан Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсы 1 нче бүлеге - саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) кузгатылган.

Тикшерү тарафыннан ачыкланганча, бу йортта кыздан тыш, әнисе һәм аның белән яшәүче ир-ат гомер кичергән. Түләмәгән өчен утны өзгәннәр. Фаҗига буласы көнне ир-ат үз белдеге белән электр чыбыгы тоташтырган. Ә шул ук вакытта утын өеме һәм коймада чыбыкның изоляциясе булмаган өлешләре калган, дип фаразланыла.

Тикшерү эше бара. Аның кысаларында аз керемле гаиләне утсыз калдырган җаваплы затларның гамәлләренә дә бәя биреләчәк.

Баланың якыннарына сабырлык бирсен!.. Тирән кайгыларын уртаклашабыз...

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X