Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшел Үзәндә 60 миллион сум акча урлап качкан инкассаторны эзлиләр

Бүген 23 гыйнвар көнне 11 сәгать 07 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында инкассатор егет үзенең хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассаторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерлы "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан. Автомобильдә 60 млн. сум акча булган. Татарстан полициясе 1989 елгы Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Аның элек хөкем ителмәгәнлеге билгеле....

Бүген 23 гыйнвар көнне 11 сәгать 07 минутта Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамында инкассатор егет үзенең хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассаторның "Т669ОС/116rus" дәүләт номерлы "Фольксваген Амарок" машинасына утырып качкан. Автомобильдә 60 млн. сум акча булган. Татарстан полициясе 1989 елгы Богаченко Игорь Константиновичны эзли. Аның элек хөкем ителмәгәнлеге билгеле. Әлеге затның үзе белән 6 зарядлы РСА (револьвер) утлы коралы булу ихтималы бар. "565" номерлы "Мазда-3" автомобилендә хәрәкәт итүе мөмкин. Шушы затның кайдалыгын белүче булса, "02" номерына шалтырату сорала, дип мөрәҗәгать итә ТР Эчке Эшләр Министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев