Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшелчә тагын кыйммәтләнгән: кәбестә бәясе 38 тиенгә күтәрелгән

Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында кәбестә бәясе уртача 38 тиенгә күтәрелгән, кишер -37 тиенгә, суган-8, бәрәңге уртача 12 тиенгә кыйммәтләнгән. Кәбестәнең килосы уртача 16 сум 72 тиеннән, кишер -22 сум 36 тиеннән, суган -17 сум 84 тиеннән, бәрәңге 16 сум 17 тиеннән тәкъдим ителә. Башка төр туклану продуктларыннан тоз, көнбагыш...

Узган атнада Казанның сәүдә нокталарында кәбестә бәясе уртача 38 тиенгә күтәрелгән, кишер -37 тиенгә, суган-8, бәрәңге уртача 12 тиенгә кыйммәтләнгән. Кәбестәнең килосы уртача 16 сум 72 тиеннән, кишер -22 сум 36 тиеннән, суган -17 сум 84 тиеннән, бәрәңге 16 сум 17 тиеннән тәкъдим ителә.
Башка төр туклану продуктларыннан тоз, көнбагыш мае, тары ярмасы, токмач, майлы эремчек, туңдырылган балык, сырлар, атланмай һәм йомырка беркадәр кыйммәтләнгән. Мәсәлән, хәзер тозның килосы уртача 9 сум 33 тиен, көнбагыш маеның литры 71 сум 33 тиен, йомырканың дистәсе 41 сум 45 тиен тора. Шикәр комы белән карабодай ярмасы арзанайган. Беренчесенең килосы уртача 29 сум 24 тиен, икенчесенеке -34 сум 65 тиен.

ТатарИнформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев