Саба таңнары

Явлаштау авылында яшәүче Фәһимә Ризвановага 90 яшь тулды [+фото]

25 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Фәһимә Ризванова да үзенең 90 яшьлек юбилеен балалары, онык­лары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Яшьлегенең...

25 ноябрьдә Явлаштау авылында яшәүче Фәһимә Ризванова да үзенең 90 яшьлек юбилеен балалары, онык­лары, туганнары янәшәсендә, аларның изге теләкләренә кушылып каршылады. Аны юбилее белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Наил Фәйзуллин тәбрикләп, Россия Президенты В.Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Яшьлегенең чәчәк аткан чоры авыр сугыш елларына туры килгән Фәһимә апаның да тормыш һәм хезмәт юлы күпләргә гыйбрәт булырлык. Ачлы-туклы килеш урман кисүләрен, колхоз терлекләренә кышлык азык хәзерләүдәге авырлыкны бүгенгедәй хәтерли.

1946 елда сугыштан исән-сау кайткан Фәйзрахман Ризванов белән тормыш корып, җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Әти-әни үрнәгендә үскән тәрбияле балалары һәрберсе төрле төбәкләрдә яшәп, игелекле хезмәт куялар. Бүген Фәһимә әби улы Наил, килене Нуркыяның ныклы тәрбиясендә тыныч, имин картлык кичерә.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: