Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу җитә

Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2014 елгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, хуҗалыкларны, торак биналарны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне су басудан саклау максатында да карар кабул итте һәм җирле үзидарә органнарының, ведомстволар, оешмаларның чаралар планы расланды. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2014 елгы язгы ташу чорында гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калу, хуҗалыкларны, торак биналарны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне су басудан саклау максатында да карар кабул итте һәм җирле үзидарә органнарының, ведомстволар, оешмаларның чаралар планы расланды. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда көзге яңгырлардан соң кар астында калган туфракның дымлылык дәрәҗәсе күпьеллык уртача күрсәткечнең 70 процентын тәшкил итә. Кар катламы узган елгыдан 35-40 процентка кимрәк. Шулардан чыгып нәтиҗә ясаганда, районда язгы ташулар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы зур түгел. Шулай да көннәрнең кинәт җылытуы китереп чыгарырга мөмкин вәзгыятькә әзер булырга кирәк. Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм оешмалар җитәкчеләренә 25 мартка кадәр су басуга каршы көрәш комиссияләре оештырырга, җирле үзидарә органнарында ташуның көчле чорында, гадәттән тыш хәл булганда ашыгыч хәбәр итү өчен, тәүлек буе дежур торуларны булдырырга тәкъдим ителә. Язгы ташу чорында балаларга ата-аналар һәм укытучылар контролен көчәйтү дә мөһим. Аларның елга буйларында якын килеп, су акканын карауларын вакытында кисәтү - бәхетсезлек очракларын булдырмый калуда беренче чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев