Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язучы Галимҗан Гыйльманов әдәби тәнкыйди фикерләр социаль челтәрләргә дә күчә дип искәртте

Хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады.

Хәзер тәнкыйди фикерләр журнал битләреннән электрон ресурсларга һәм интернет форумнарга күчә бара. Бүген Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышында “Әдәби тәнкыйть” жанрына күзәтү ясаган язучы Галимҗан Гыйльманов чыгышын шушы фикер белән йомгаклады. “Алга таба әдәби тәнкыйтькә күзәтү ясаганда, социаль челтәрләрдәге тәнкыйть турында да чыгыш әзерләргә кирәк булыр, - диде ул. – Бик күп фикер алышулар, бик күп аралашулар электрон ресурсларда бара”.

Искәртеп үтәбез, хәзер өлкән буын язучыларының бер өлеше социаль челтәрләрне актив куллана башлады. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Вахит Имамов, Ркаил Зәйдулла, танылган язучы Фәүзия Бәйрәмовалар фикерләрен җиткерү өчен социаль челтәрләрне актив куллана, Чаллы Язучылар берлеге рәисе Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт, язучы Галимҗан Гыйльманов та социаль челтәрләрдә теркәлгән. Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның хәтта ике аккаунты бар. Дөрес, ул аларны актив кулланмый.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев