Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылылык өчен 200 миллион сум халыкка кире кайтарыла

Казанда коммуналь хезмәт оешмалары яңадан исәпләү үткәргәннән соң, халыкка 2015 елда җылылык өчен түләгән акчаның 200 миллион сумын кире кайтарырга җыена.

Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетның Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. "Бу атнада халыкка таратылачак ноябрь өчен түләү кәгазьләрендә үк әлеге яңадан исәләү чагылыш тапкан", - дип аңаткан И.Гыйниятуллин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда, Түбән Камада һәм республиканың башка районнарында 1 октябрьдән җылылык өчен түләүнең яңа системасы - куллану факты буенча исәп-хисап ясау кертелде. Шул сәбәпле һәм җылы һава торышы булу нәтиҗәсендә казанлылар 1 декабрьгә кадәр, узган елның шул чоры белән чагыштырсак, 126 миллион сум акчаны янга калдырган. Кышын казанлылар түләүләрнең үсүенә әзер булып торырга тиеш.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51807-%D2%97yilyilyik-%D3%A9chen-200-million-sum-halyikka-kire-kaytaryila.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X