Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җырчы Лилиана Ирназарова икенче тапкыр әни булды

Бүген төнлә Габдрахмановлар гаиләсендә ир бала дөньяга аваз салды. Сабыйның авырлыгы - 3830 кг, буе - 53 см. Балага Таир дигән үзенчәлекле исем кушмакчылар. Лилиана әйтүенчә, бу исем "үз сүзендә торучы", "максатчан" дигән мәгънәләрне аңлата. Лилиана баласын туган ягы - Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендәге бала тудыру йортында тапкан. "Табибым да шушы...

Бүген төнлә Габдрахмановлар гаиләсендә ир бала дөньяга аваз салды. Сабыйның авырлыгы - 3830 кг, буе - 53 см. Балага Таир дигән үзенчәлекле исем кушмакчылар. Лилиана әйтүенчә, бу исем "үз сүзендә торучы", "максатчан" дигән мәгънәләрне аңлата.

Лилиана баласын туган ягы - Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендәге бала тудыру йортында тапкан. "Табибым да шушы шәһәрнеке. Ике баламны да аның ярдәме белән таптым. Аллага шөкер, мин дә, улым да үзебезне яхшы хис итәбез. Бала табу процессы да тиз һәм уңышлы узды, сабыем нибары өч сәгать эчендә туды", - диде җырчы Intertat.ru хәбәрчесенә.

Лилиананың тормыш иптәше Азат белән Назар исемле ул үстерүен белә идек. Назар энекәше тууына чиксез шатланган. Без исә әлеге гаиләгә бәхет, саулык һәм мул тормыш телибез!

Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев