Саба таңнары

Өйләренә билгесез кешеләр ут төрткән дип исәплиләр

Зыян күрүчеләр урамга тәрәзә аша чыкканнар. Янгын нәтиҗәсендә өйсез һәм бернәрсәсез калган Бөгелмә районындагы әлеге гаилә йортларына билгесез кешеләр ут төрткән дип исәпли. Әлеге вакыйгага берничә көн кала аларның этләрен агулаган булганнар. Ә инде янгын башланганда ишекләр урам яктан бикле булып чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә машиналары да, йорт та тулысынча...

Реклама

Зыян күрүчеләр урамга тәрәзә аша чыкканнар.

Янгын нәтиҗәсендә өйсез һәм бернәрсәсез калган Бөгелмә районындагы әлеге гаилә йортларына билгесез кешеләр ут төрткән дип исәпли. Әлеге вакыйгага берничә көн кала аларның этләрен агулаган булганнар. Ә инде янгын башланганда ишекләр урам яктан бикле булып чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәндә машиналары да, йорт та тулысынча янып бетә. Янгыннан соңгы итеп чыгарылган әбиләре сөрем газына агуланып үлә. Түтиләренең бите, аркасы, куллары пешә, аны шифаханәгә озаталар. Хәзер гаилә туганнарында яши.

Әлмәт таңнары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: