Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йомычкадан да блок ясыйлар

Бездә халык алмагачтан алма үзе өзелеп төшкәнен көтеп ятарга күнекмәгән, үз тормышын җайларга дигәндә, төрледән-төрле шөгыльләр таба. Әтәч-тавык сатудан башлап, мунча мичләре, брусчатка, блоклар, буралар төзеп тә сата уңган кешеләр. Вәт, эшләп тә күрсәтә халык дип горурланырлык җирлек бар. Терлек тотып яки печән үстерү, ягъни фермерлыктан тыш хәзер районда сәнәгать...

Бездә халык алмагачтан алма үзе өзелеп төшкәнен көтеп ятарга күнекмәгән, үз тормышын җайларга дигәндә, төрледән-төрле шөгыльләр таба. Әтәч-тавык сатудан башлап, мунча мичләре, брусчатка, блоклар, буралар төзеп тә сата уңган кешеләр. Вәт, эшләп тә күрсәтә халык дип горурланырлык җирлек бар. Терлек тотып яки печән үстерү, ягъни фермерлыктан тыш хәзер районда сәнәгать өлкәсе дә зур үсеш ала. Авыр хезмәт, көндәшлек тә куркытмый үзләрен. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча лизинг-грант программасы да уңышлы гына эшли.

Байлар Сабасында яшәү­че Рәмзия һәм Азат Зариповларның да керамзит блоклар ясау белән шөгыльләнә башлаганнарына ун ел. Район кулланучылар җәмгыятеннән йон тетү цехы булган бинаны сатып алып, төзекләндергәннәр. Биредә бүген кызу эш кайный.

Эшмәкәр ханым эш башлаганда үз акчасына блок сугучы "Кондор-1" җайланмасы сатып ала. Керамзит ташларын ваклагычны Азат үзе ясаган. Калган вак-төягенә дә хәйран гына акча түгелгән, шуның күбесе - кредит. Продукциясенә сорау булгач, кредит та вакытында түләнеп барыла.

- Эшне җиңеләйтү өчен 2012 елда лизинг-грант программасы буенча документлар тапшырдым да, беренче этапта ук җиңеп чыктым. Чаллыдан "МКСМ-800" тех­никасы сатып алдык. Цех эчендә ком, керамзитларны ташу өчен бик тә уңайлы. Кечкенә булса да эше бик күп. Кыш көннәре кар көрәргә дә ярап куя. Бер миллион бер йөз сумлык техниканың 40 процентын дәүләт күтәрде, калганын инде түләп бетердек, - ди ул.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев