Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йосыпов Наил - «Татарстан Эрудиты-2021» җиңүчесе

23 апрельдә «Идея» инновацион технопаркында «Татарстан Эрудиты-2021» XII республика конкурсы тәмамланды. Бәйге ике турдан торды. Беренче Интернет-тур КФУның рәсми сайтында узды. Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Әлмәт, Татарстанның 17 районыннан һәм Россиянең 5 төбәгеннән (Әстерхан, Красноярск һәм Пермь крайларыннан, Ульяновск һәм Пенза өлкәләреннән) укучылар катнашты.

Беренче турда катнашучыларның иң яхшылары конкурсның финал турына чакырылган иде ,ул 5-6 сыйныфлар, 7-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар арасында. Укучылар химия, биология, физика, астрономия, тарих, икътисад, Татарстан тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр.

Конкурста катнашучылар технопарк, резидент компанияләр эшчәнлеге, шулай ук «Наноаналитика»лабораториясе мөмкинлекләре белән таныштылар. Аерым алганда, укучылар робот-пациентларны җитештерү системасын күрделәр, чын метеоритның кисәкләрен тотып карадылар һәм төрле югары технологияле җиһазларда нинди тикшеренүләр үткәрелүе турында белделәр. Экскурсия балаларда бик көчле тәэсир калдырды.

Бүләкләү тантанасын «Идея» технопаркы генераль директоры Ибраһимов О.Е. Лобачевский исемендәге Академия лицее директоры белән бергә үткәрде. «Татарстан эрудиты» конкурсы нәтиҗәләре буенча Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Йосыпов Наил 7-9 сыйныф укучылары арасында 1 урынны яулады. Җитәкчесе Йосыпов Зөфәр Закир Улы. Наилгә киләчәктә дә уңышлар телибез!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев