Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилеең белән мәктәбебез!

Кеше бу тормышта кем генә булмасын, гади эшчеме ул, әллә зур уңышларга ирешкән профессормы, зур дәрәҗәле министрмы, әллә президентмы, ул үзенең бу ирешкәннәре өчен иң беренче чиратта, белем серләренә төшендергән укытучысына бурычлы. Укытучы җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Ул – кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче . Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен , юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше дә ул укытучы...

Ә шушы укытучыларны бер йодрыкка төйнәгән, белем бирү учагын дөрләткән төп йорт, ул – мәктәп. Безнең Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе дә безнең өчен иң газиз, иң кадерле йорт. Менә аның да 25 еллык, чирек гасырлык тарихы бар. Шушы вакыт эчендә бу мәктәптән 400 дән артык бала белем алып чыккан. Мәктәбебез күпме уңышларга ирешкән... Күпме истәлекле вакыйгалар булган... Болар барысы да кадерле укытучыларыбызның нәтиҗәләре.

Без , 1999 нчы елгы чыгарылыш укучылары, әле дә хәтерлибез, бу яңа , зур мәктәпкә 5 нче сыйныфка укырга килдек. Гади авыл баласы өчен таш баскычлы, ике катлы , бик зур спорт залы, гомер күрмәгән актлар залы, ашханәсе, матур-матур якты, җиһазландырылган бүлмәләре булган мәктәп, буй җитмәслек хыял иде. Без шушы мәктәптә үзебезне чын кешеләр итеп хис иттек. Тырышып укыдык, тәртипкә, эшкә өйрәндек...

Бүгенге көндә бу тормышта һәрберебез дә үз юлын тапкан кешеләр без. Арабызда укытучылар да, табиблар да, дәрәҗәле урында хезмәт куйган кешеләр дә бар. Без бу ирешкәннәребез белән мәктәбебезгә зур бурычлы. Сыйныф җитәкчебез Рәфинә Габдерәшитовнага безгә дөрес юл күрсәтеп, дөрес тәрбия бирүе өчен, безне хәзерге вакытта да дус-тату итеп тотуы өчен чиксез рәхмәтлебез. Матур әдәбиятны яратырга, туган телне сөяргә өйрәткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы –Розалия Зыятдиновнага, рус әдәбияты серләренә төшендергән Резедә Вакыйфовнага, химия фәненең кызыклыгына өйрәткән Фирая Наилевнага, физика дөньясына алып кергән Виталий Алексеевичка, тарихның кызыклыгын күңелгән салган Алсу Мөбәрәковнага, географик киңлекләрне аңлаткан Кадрия Шәһимәрдәновна, сәламәт яшәү рәвешенә төшендергән Раил Рәшитовичка, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәткән Айрат Камилевичка һәм башка укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Безнең бүгенгебез, дөрес яшәү рәвешебез, гомумән, дөрес юл сайлавыбыз да аларның чын эш нәтиҗәсе.

 

Ә инде үз чиратыбызда без үз мәктәбебезне, шушы иң матур бәйрәме, чирек гасырлык – 25 еллык юбилее белән тәбрик итәбез. Алга таба да зур уңышларга ирешеп, чын, көчле коллектив булып эшләүләрен телибез!

9 декабрь көнне безне балачакка, яшьлек иленә алып кайтып, сыйныфташларыбыз белән тагын бер тапкыр күрештереп, чын мәгънәсендә зур бәйрәм оештырганы өчен Олы Кибәче урта мәктәбе директоры Рәлеф Ренатовичка һәм аның кул астында эшләүче барлык коллективка олуг рәхмәтебезне җиткерәбез. Эшләрендә һәм тормышларында уңышлар, бәхет, шатлык телибез.

1999 нчы елгы чыгарылыш сыйныф укучылары

исеменнән Ләйлә Гыймадиева(Шәвәлиева)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев