Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары татар КВН лигасында “Агро Boys” командасы җиңү яулады

Финалга чыккан “Агро Boys” (Казан), “Биш Бармак” (Мамадыш) һәм “Текә Тау” (Биектау) командалары югары лигада көч сынашты.

Бүген Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәге концерт залында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар КВН лигасының финал уенында “Агро Boys” командасы җиңү яулады.

Уенда финалга чыккан “Агро Boys” (Казан), “Биш Бармак”, (Мамадыш) һәм “Текә Тау” (Биектау) командалары катнашты.

Командалар сәламләү, разминка, видеоблог һәм эстрада йолдызы белән музыкаль өй эше бәйгеләрендә ярышты.

"Йолдыз" белән музыкаль өй эшендә “Агро Boys”-  юморист Сирин Бәйрәмов, “Биш Бармак” - Ләйсән Мәхмүтова һәм “Текә Тау” командасы Зөлфәт Зиннуров белән чыгыш әзерләгән.

Коллективларның чыгышына “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” югары татар лигасы җитәкчесе, ТР ШТК чемпионаты директоры Рамил Әһдиев, чараның алыштыргысыз жюри әгъзасы Фәридә Якупова, җырчы Илназ Сафиуллин, «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз Садыйров, беренче татар блогерларының берсе Ринат Галиәхмәтов, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Тәбрис Яруллин, «Хәзинә тур» операторы генераль директоры Комил Сираҗетдинов бәя бирде.

Жюри уенга нәтиҗә ясаганнан соң, 17,1 балл туплап, 3нче урында - “Текә Тау” командасы; 17,3 балл белән 2нче урында “Бишбармак” булды.

Уенда 18,2 балл җыйган Казан дәүләт Аграр университетының “Агро Boys” командасы җиңү яулады. Бу - “Агро Boys” командасының икенче тапкыр чемпион калуы.

Финалистлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Җиңүче командага кубок та тапшырылды.

Фото: Расих Фәсхетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев