Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЮХИДИ: юлларда иминлек атнасы

Районыбызда 4 майдан 10 майга кадәр Берләшкән милләтләр оешмасы юл хәрәкәтенең өченче Глобаль иминлек атнасы үтә. Атналык балаларның юллардагы иминлеге мәсьәләләренә багышлана. Иминлек атнасы әлеге проблемага бөтендөнья дәүләт лидерларының да игътибарын арттыруны күздә тота. Әлеге вакыт аралыгында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән...

Районыбызда 4 майдан 10 майга кадәр Берләшкән милләтләр оешмасы юл хәрәкәтенең өченче Глобаль иминлек атнасы үтә. Атналык балаларның юллардагы иминлеге мәсьәләләренә багышлана. Иминлек атнасы әлеге проблемага бөтендөнья дәүләт лидерларының да игътибарын арттыруны күздә тота. Әлеге вакыт аралыгында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән чаралар үткәреләчәк.
-Хәрәкәт вакытында автомобиль йөртүчеләр тарафыннан балаларга юл бирмәү һәм юл йөрү кагыйдәләре бозылуга кагылышлы фактларны, иминлек каешы куймаучыларны ачыклау буенча эшләр көчәйтеләчәк. Шулай ук 6 майда укучылар катнашында фестиваль статусы алган "Имин тәгәрмәч" бәйгесе дә үткәреләчәк, - дип хәбәр итә ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Илнур Насыйбуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев