Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл хатаны гафу итми

Хәрәкәт куркынычсыз булсын өчен торак пунктлардан читтәге юлларда транспорт чараларының тизлеге сәгатенә 90 километрдан артырга тиеш түгел. Бу әле күз күреме яхшы булганда шулай. Ә буранлы, томанлы көннәрдә, юлларда бозлавык сакланганда тизлек тагын да кимрәк булырга тиеш. Шушы таләп үтәлмәгәндә машиналар бәрелешә, бәхетсезлек очраклары килеп чыга. Мисалга, 28 декабрьдән 2...

Хәрәкәт куркынычсыз булсын өчен торак пунктлардан читтәге юлларда транспорт чараларының тизлеге сәгатенә 90 километрдан артырга тиеш түгел. Бу әле күз күреме яхшы булганда шулай. Ә буранлы, томанлы көннәрдә, юлларда бозлавык сакланганда тизлек тагын да кимрәк булырга тиеш. Шушы таләп үтәлмәгәндә машиналар бәрелешә, бәхетсезлек очраклары килеп чыга.

Мисалга, 28 декабрьдән 2 февральгә кадәр республикада аяз, салкын көннәр торганда юлларда кеше үлеменә китергән һәлакәтләр гомумән теркәлмәгән. Бу үзе үк транспорт чараларының имин хәрәкәтенә һава температураның да зур йогынты ясавын раслый. Әйтик, минус 15 градуста машина тәгәрмәченең коры асфальтка ябышу коээффициенты 0,7 булса, көпшәк карда әлеге күрсәткеч - 0,2гә, 0дән 10 градуска кадәр салкында тапталган карда - 0,1-0,25кә, бозлавыкта 0,1гә кими. Димәк, температура минус 10нан югары торганда тормоздагы тәгәрмәчләр ераграк арага шуып барачак дигән сүз.

Хәзерге вакытта торак пунктлардан читтә автомобильләрнең уртача тизлеге сәгатенә 100-110 километр тәшкил итә. Шуңа күрә һава шартларының аз гына үзгәрүе дә бәхетсезлек очракларына китерә. Нәтиҗәдә көннәр бераз җылынуга, ягъни 4 февральдә республиканы коточкыч аварияләр тетрәндерде. Башта Югары Ослан районында ике кешенең үлеменә китергән фаҗига турында хәбәр алынды. Авария автобус йөртүченең көчле кар явуы күз күремен нык киметүгә карамастан, юлның каршыга килүче машиналар өчен билгеләнгән өлешенә чыгып, "ГАЗель" белән бәрелешүе аркасында була.

Тагын да аянычлырак һәлакәт шул көннең икенче яртысында безнең районда теркәлде. Казан -Шәмәрдән юлының 106 километрында 50 яшьлек хатын-кыз йөртүче автомобильдә үзе артыннан бураннар уйнатып барган "КамАЗ" машинасын узмакчы булып каршы полосага чыга һәм балалар утырган автобуска бәрелә. Нәтиҗәдә автомобильдәге өч кешенең гомере өзелде, автобустагы тән җәрәхәтләре алган 14 яшьлек өч укучы хастаханәгә озатылды. Каршы як полосага чыгып кагыйдә бозганы өчен 2013 елда хатын-кыз йөртүче инде бер тапкыр җаваплылыкка тартылса да, үзенә тиешле нәтиҗә ясамаган. Статистика аның 2012-2013 елларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен 52 (!) тапкыр бозганлыгын күрсәтә. Хатын-кыз үзенең генә түгел, туганнарының да гомерен өзә.

Үлем эзләп каршы полосага чыгуның тагын бер очрагы Лаеш районында теркәлде. Анда 48 яшьлек йөртүче "Лада"сы белән кар чистартучы автомобильгә бәрелеп, 62 яшьлек пассажирының гомерен өзде.

Ә 11 март төнендә ЮХИДИ инспекторлары күрше Теләче районында килеп чыккан фаҗигане тикшерүдә катнаштылар. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе - "ВАЗ-2110" автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе күз күреме начар шартларда тизлекне арттырган һәм тыелган урында каршы як полосага чыккан.

Юллар хаталанганны гафу итми. Юлны күрмисең икән - узарга чыкма. Гыйнвар аенда шуның аркасында Татарстанда 25 кеше һәлак булды, ә февральнең 4 көнендә юлларда үлүчеләр 8гә җитте. Бу урында халыкның, гел булмый, бер була, дигән гыйбрәтле сүзләрен искә төшерәсе килә. 2013 елда районда узарга дип каршы полосага чыккан өчен 62 йөртүче җаваплылыкка тартылган иде. Бу әле рәсми теркәлгәннәре генә. Тоташ сызыкны кисеп чыгулар турында, аздан гына бәрелмичә калды, дип машина йөртүчеләр үзләре дә еш әйтәләр. Ә югарыда санап кителгән очракларда авария ясаучыларга карата инде алай дип әйтә алмыйсың. Аларның каршы полосага соңгы тапкыр чыгулары булды.

Илнур Насыйбуллин,

ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X