Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат авылында яшәүче Шәмсенур Хәлиловага 90 яшь тулды

Юлбат авылында яшәүче Шәмсенур Хәлиловага 90 яшь тулды. Ветеранны әлеге күркәм дата белән муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хужин, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, "Юлбат авыл" хуҗалыгы инженеры Хәлил Сабиров тәбрикләп, Президент Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Шәмсенур апага да чордашлары кебек үк сугыш...

Юлбат авылында яшәүче Шәмсенур Хәлиловага 90 яшь тулды. Ветеранны әлеге күркәм дата белән муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хужин, Юлбат авыл җирлеге башлыгы Талип Шәмсиев, "Юлбат авыл" хуҗалыгы инженеры Хәлил Сабиров тәбрикләп, Президент Путинның Рәхмәт хатын тапшырдылар. Шәмсенур апага да чордашлары кебек үк сугыш китергән газапларның барын да кичерергә, окоп казу, урман кисү кебек авыр хезмәтләрне дә башкарырга туры килә. Сугыштан соң фермада бозаулар карый, сыер да сава. Ире - Бөек Ватан сугышы ветераны Галиәхмәт белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Ана йөрәге ике баласын югалту хәсрәтен дә кичерә. Шәмсенур апа 10 оныгы, 7 оныкчыгы өчен кадерле дәү әни булып, бүгенге көндә улы Насих гаиләсендә имин картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев