Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлбат авыл җирлеге гражданнарының җыелышы үткәрелде

8 нче сентябрь көнне Юлбат авыл җирлегендә яшәүче гражданнарның 2015-2020 нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район Башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Башкарма комитет Җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Җыелыш башланганчы, халыкка республикабызның соңгы 5 ел эчендә ирешкән уңышлары, казанышлары турында видеоролик күрсәтелде. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т.Р.  җирлектә төзелгән объектлар, демографик хәл, торак фонды, кече һәм урта эшмәкәрлек турында, алга куелган бурычларны яктыртып доклад белән чыгыш ясады, аннары быел февраль аенда үткәрелгән җыенда бирелгән сорауларның үтәлеш дәрәҗәсе белән таныштырды. Йомгаклау сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Минниханов чыкты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев