Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлдагы һәлакәттә "КАМАЗ" машинасы йөртүчесе һәлак булган

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана. (Казан, 24 август, "Татар-информ"). Әлмәт районы юлындагы һәлакәттә "КАМАЗ" машинасы йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте 23 августта көндез Әлмәт районында Җәлил - Сөләй юлында, Салкын Чишмә авылы тирәсендә килеп чыккан. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында йөк машинасының йөртүчесе идарәне югалта һәм "КАМАЗ"...

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Әлмәт районы юлындагы һәлакәттә "КАМАЗ" машинасы йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте 23 августта көндез Әлмәт районында Җәлил - Сөләй юлында, Салкын Чишмә авылы тирәсендә килеп чыккан. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында йөк машинасының йөртүчесе идарәне югалта һәм "КАМАЗ" юл читенә төшеп каплана. Һәлакәт аркасында машинаның кабинасы сытыла, шунда кысылып калган йөртүче вафат була.

Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев