Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Юллар салган арада җырлап-биеп алабыз" [+фото]

1мартта Лесхозның "Карпат" спорт һәм күңел ачу комплексында "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең филиаллары арасында республикакүләм спартакиада узды. Язның тәүге көнендә үткән әлеге чарада шулай ук салкын кышны озату, ямьле язны каршы алу йолаларының милли бизәкләре чагылыш тапты. Традицион төстә үткәрелүче спорт һәм ял бәйрәмен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил...

1мартта Лесхозның "Карпат" спорт һәм күңел ачу комплексында "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең филиаллары арасында республикакүләм спартакиада узды. Язның тәүге көнендә үткән әлеге чарада шулай ук салкын кышны озату, ямьле язны каршы алу йолаларының милли бизәкләре чагылыш тапты. Традицион төстә үткәрелүче спорт һәм ял бәйрәмен муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов ачып, юлчыларга катлаулы хезмәтләрендә уңышлар һәм спортта яңа җиңүләр теләде.

Шулай ук "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов катнашып, үз чыгышында әлеге бәйрәмнең үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу чарасы да икәнлегенә басым ясады. Спартакиаданың төп максаты чаңгы спортында иң җитезләрне билгеләүгә юнәлдерелгән иде.

Шулай ук күңелең теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә бөтен мөмкинлекләр тудырылган: төрле аттракционнар, бәйрәмчә бизәлгән җигүле атлар, атланып йөрергә махсус атлар, балалар өчен зур шугалак-тау, "Нарат" боз сараенда тимераякта шуу, вейк-паркта сноубордта үзеңне сынап карау, чаңгыда йөрү, кыс­касы, бар да бар иде. Янәшәдә генә җыр-бию, балалар өчен махсус мәйдан, мул сыйлы табыннары һәм бәйрәмчә бизәлеше белән "Карпат" ул көнне Сабантуй мәйданын хәтерләтте.

Чаңгы ярышы хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында 4 яшь аралыгында үткәрелде. Һәр команда зур әзерлек белән, махсус бертөрле спорт киемнәре булдырып чыгыш ясады. Чаңгы ярышында гомум исәптә арчалыларга тиңнәр булмады. Икенче урынга Чаллы филиалы юлчы-спортчылары лаек дип табылды. Өченче урынны бәйрәмнең төп хуҗалары - Саба филиалы хезмәткәрләре яулады. "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең идарә аппараты һәм төрле филиаллардан җыйналган коллективлар әлеге чарадан хезмәткә яңа этәргеч, зур тәэсирләр алып таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев