"ЮВТ-24" телеканалының аудиториясе 25%ка арткан
Тамашачыларны көндезге вакытта чыккан «Шәһәр мохите» тапшыруы яңалыклары кызыксындыра.
Яңа «ЮВТ-24» телепроекты эшли башлаганнан бирле телеканалның аудиториясе 25% ка артты. Бу «Таттелеком»ның «Телесмотрение» тикшеренүләреннән күренә.
Аудитория үсеше, тәүлек буенча тайм-слотларны анализлаудан чыгып, 2021 елның февраленнән май аена кадәр билгеләнгән. Бу күрсәткеч тамашачылар тарафыннан телеканал тапшыруларын карау вакыты артты дигән сүз.
Ай саен «Телесмотрение» тикшеренүе Әлмәт һәм Әлмәт районының 3 мең телетамашачысын тикшерә. Аның мәгълүматларына караганда, «ЮВТ-24»телеканалына күчүчеләрнең санын исәпкә алучы колачлау да шактый киңәйгән. Февраль аенда Әлмәт тамашачыларының 25% ы әлеге каналны караса, хәзер 30% ка якын.
Чыганак: almetievsk-ru.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев