Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзүнең сәламәтлеккә файдасы

Йөзү сәламәтлекне ныгыта, ябыктыра, стресстан котылырга ярдәм итә һәм болар гына да түгел... Судагы күнегүләрне тренажер залы белән чагыштырган очракта, һичшиксез, беренчесе күпкә нәтиҗәлерәк икән. Әлеге хакыйкать йөзгән вакытта кешенең мускулларына килгән йөкләнешнең тигез булуы белән аңлатыла. Умыртка сөяге авырулары белән җәфаланучылар өчен бассейнның файдасы аеруча зур. Бу очракта йөзү...

Йөзү сәламәтлекне ныгыта, ябыктыра, стресстан котылырга ярдәм итә һәм болар гына да түгел...

Судагы күнегүләрне тренажер залы белән чагыштырган очракта, һичшиксез, беренчесе күпкә нәтиҗәлерәк икән. Әлеге хакыйкать йөзгән вакытта кешенең мускулларына килгән йөкләнешнең тигез булуы белән аңлатыла. Умыртка сөяге авырулары белән җәфаланучылар өчен бассейнның файдасы аеруча зур. Бу очракта йөзү - рөхсәт ителгән бердәнбер физик күнегү.

Суда кешенең сын-гәүдәсе матурлана, шуңа да табиблар бассейнга йөрүне кечкенә яшьтән үк башларга киңәш итә. Бигрәк тә сколиоз диагнозы куелганнарга йөзү бик файдалы.

Суның тагын бер яхшы ягы бар, ул артык калорияләрне "яндыра". Бу инде күптән исбат ителгән. Профессиональ йөзүчеләр үзләре дә моны раслый, алар атлетларга караганда тизрәк ябыгуларын яшерми. Чөнки йөзгәндә, мускуллардан тыш, барлык буыннарга, йөрәк-кан тамырлары системасына, хәтта сөякләргә да йөкләнеш килә.

Кан тамырлары һәм нерв системасы өчен дә йөзү файдага гына. Суның организмны кислород белән баетуын да онытмагыз. Шулай ук кан басымын нормада тоту өчен белгечләр бассейнның иң отышлы алым булуын дәлилли.

Йокысызлыктан тилмерәсезме - бүгеннән үк кичләрегезне йөзүгә багышлый башлагыз! Иммунитетыгыз какшап китсә дә, бассейнның иң яхшы дәва икәнлеген хәтерегезгә салып куегыз. Кыскасы, йөзү - ул сәламәтлек, матурлык, күтәренке кәеф!

Бассейнның файдасы күп булуын теләсәгез, йөзү белән бергә су аэробикасын чиратлаштыру кирәк. Мондый күнегүләр вакытында сыгылмалылык арта, мускуллар озыная, ә күләме артмый. Матур, сәламәт булыйм дисәгез, атнасына кимендә ике тапкыр, иртән һәм кичен бассейнга йөрүне гадәткә кертегез.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев