Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йөзьяшәр агачлар – табигать ядкаре

Россиядә 2010 елдан "Агачлар - тере табигать ядкәрләре" бөтенроссия программасы гамәлдә. Аның максаты - йөзьяшәр истәлекле агачларны эзләп табу, саклап калу һәм табигать ядкаре статусы бирү. Программа республиканың "Озын Алан" дәүләти табигый тыюлыгында таулы-алтай чыршысына махсус тамга бирүдән башланып киткән иде. Шушы көннәрдә Идел-Чулман дәүләти табигый биосфера тыюлыгындагы Раифа урманында...

Россиядә 2010 елдан "Агачлар - тере табигать ядкәрләре" бөтенроссия программасы гамәлдә. Аның максаты - йөзьяшәр истәлекле агачларны эзләп табу, саклап калу һәм табигать ядкаре статусы бирү. Программа республиканың "Озын Алан" дәүләти табигый тыюлыгында таулы-алтай чыршысына махсус тамга бирүдән башланып киткән иде. Шушы көннәрдә Идел-Чулман дәүләти табигый биосфера тыюлыгындагы Раифа урманында гади нарат та озак яшәүче агачлар реестрына кертелде. Хәзерге вакытта Саба урманчылыгында үсүче истәлекле агачларга карата да документлар әзерләнә. Кызганыч, Саба- Шәмәрдән юлында үскән йөзьяшәр нарат әлеге реестрга кертелми калды: билгесез явыз бәндәләр аны кисеп аудардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X