Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе: районыбыз мәктәпләренә эшмәкәрләр ярдәм итә

Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, республика матбугат һәм гаммәви чаралар буенча агентлыгы Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясен игълан итте. Әлеге акция ярдәме белән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләренең директорлары, эшмәкәрләр, үсеп килүче буынны укыту...

Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, республика матбугат һәм гаммәви чаралар буенча агентлыгы Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясен игълан итте. Әлеге акция ярдәме белән предприятие һәм оешма җитәкчеләре, банкирлар, сәүдә фирмалары һәм челтәрләренең директорлары, эшмәкәрләр, үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү өчен заманча шартлар тудыруда мөмкин кадәр ярдәм итә һәм үзе турында, спонсор буларак, якты һәм яхшы истәлек калдыра ала. Әлеге инициатива белем бирү учреждениеләрен, ремонт һәм җиһазлар өчен ата-аналардан акча алудан азат итәчәк. Акция кысаларында, бүгенге көндә республикада 36 миллион сумнан артык акча җыелган, әлеге сумманы җыюда 135тән артык оешма һәм предприятие катнашкан.

Акциягә безнең районда да кушылучылар бар. Әлеге мөһим чара кысаларында Саба кадет мәктәбе-интернатына шәхси эшмәкәр Илнур Мөбарәкҗанов җиһазлар алу өчен - 13000 сум. "Саба машина-технология станциясе" җәмгыяте - 7000, "Агрохимсервис" җәмгыяте - 7000, "Жилэнергосервис" җәмгыяте - 7000, Саба инкубатор-кошчылык станциясе 3000 сум күчергән. Үзе белем алган Явлаштау урта мәктәбенә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры директоры Мансур Ярмиев та ярдәм күрсәткән: актлар залына урындыклар биргән.

Лидия Сөнгатуллина Саба гимназиясенә башлангыч сыйныфлар өчен 11 данә (17000 сумлык) йомшак утыргыч, Рузалия Сибгатова 7200 сумлык келәмнәр бүләк иткән. Булат Әхмәтшин Саба гимназиясе счетына 5000 сум акча күчергән. Әлеге исемлекне дәвам итеп, "Арча урман хуҗалыгы" дәүләт учреждениесенең (директоры Шамил Хәйруллин) агач материаллары алу өчен Шәмәрдән лицеена 30 мең сумлык сертификат тапшыруын әйтеп үтәбез.

Акция дәвам итә һәм анда һәркем катнашып, үз мәктәбенә булышлык күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X