Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым акчалары кайда китүе кызыксындыра

Прокуратура Алан-Елга авылында яшәүчеләрдән үзара салым акчасы хисабына урам юлларын тәртиптә китерү чаралары күрелмәве хакында кергән мөрәҗәгать уңаеннан Саба муниципаль районы контроль-хисап палатасы белән берлектә Шекше авыл җирлегендә тикшерү үткәрде. Шул шикаять буенча алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2014 елның 30 ноябрендә үткәрелгән референдумда халыктан җыйналган үзара салымны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне...

Прокуратура Алан-Елга авылында яшәүчеләрдән үзара салым акчасы хисабына урам юлларын тәртиптә китерү чаралары күрелмәве хакында кергән мөрәҗәгать уңаеннан Саба муниципаль районы контроль-хисап палатасы белән берлектә Шекше авыл җирлегендә тикшерү үткәрде. Шул шикаять буенча алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2014 елның 30 ноябрендә үткәрелгән референдумда халыктан җыйналган үзара салымны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү, аерым алганда торак пунктлар чикләрендә юлларны һәм зиратларны төзекләндерүгә тоту турында карар кабул ителә. Шекше авыл җирлеге буенча 2014 елда халыктан 65500 сум үзара салым җыйнала. Шуңа өстәп, республика бюджетыннан 262000 сум акча бүленә. 2014 елда үзара салым акчасына Сәрдә, Шекше, Алан-Елга авылларында зиратлар металл челтәр белән әйләндерелеп алына. Бу максатка 75000 сум акча тотыла. Моннан тыш республика бюджетыннан бүленгән акча хисабына Алан-Елга, Шекше, Сәрдә авыллары урамнарына вак таш түшәлә. Ә 24 майда үткәрелгән референдумда Шекше авыл җирлеге биләмәсендә яшәүчеләр үзара салымны торак пунктлар чикләрендә юлларны тәртипкә китерүгә тоту өчен тавыш бирә. Бу юлы халыктан 63100 сум үзара салым җыйнала.
Шекше авыл җирлеге башлыгы аңла­туынча, әлеге акчага, өстәмә керем алынганнан соң, Алан-Елга авылының Совет урамындагы 33нче һәм 34нче йортлары арасында юлга вак таш җәю планлаштырыла. Әлегә 63100 сум күләмендәге үзара салым акчасы бер максатка да тотылмаган.
Ләйсән Гаффарова,
район прокуроры урынбасары.
2014 елның 30 ноябрендә үткәрелгән референдумнан соң район 2,3356 миллион сум үзара салым җыйналган иде. Республика бюджетыннан шуңа 8,9412 миллион сум өстәлде. 2015 елның 24 маенда үткәрелгән референдумнан соң бүгенге көнгә авыл һәм шәһәр җирлекләре бюджетына 2,5431 миллион сум үзара салым керде. Шуның 755 меңе (194700 сумы - 2014 елда кермичә калганы) Саба шәһәр җирлегенә туры килә. Соңгы көннәрдә Сабада үзара салым средстволары хисабына "Бәләкәч" балалар бакчасы каршында спорт һәм балалар мәйданчыгы ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев