Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • "Үзгәреш җиле" фестиваленең Нью-Йоркта концерты аншлаг белән узган

    Концертның ачылышында Чулпан Хамматова фестиваль һәм Татарстан турында сөйләгән.

    "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленең Нью-Йоркның "Карнеги-холл" залындагы концерты аншлаг белән узды дип хәбәр итте тамашада булган журналист Эдуард Хәйруллин.

    "Тулы зал, аягүрә басып алкышладылар", - диде ул.

    Концертның ачылышында Чулпан Хамматова инглиз телендә фестивальне, Татарстанны тәкъдим иткән. Икенче бүлектә Сәмруг кош турындагы легенданы сөйләгән.

    Концерт ике бүлектә узган, анда соңгы 3 фестивальдәге иң яхшы 22 җыр тәкъдим ителгән. Фестивальдә барлыгы 100 татар җырына яңа төрле яңгыраш бирелгән иде.

    Фото: Эдуард Хәйруллин

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: