Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Жанна Фрискеның хәле начарланган

40 яшьлек Жанна Фриске инде ике ел баш миендәге яман шешкә каршы көрәшә. Апрельдә җырчы авыр химиотерапия процедураларыннан соң тернәкләндерү курслары узган иде. Табиблар яхшыга өметләндерде: Жаннаның хәле яхшыра бара, диелде. Ләкин җырчының күз күреме начарлана башлады. Көчле препаратлардан соң була торган хәл, күз күреме кире үз хәленә кайтачак, дип...

40 яшьлек Жанна Фриске инде ике ел баш миендәге яман шешкә каршы көрәшә. Апрельдә җырчы авыр химиотерапия процедураларыннан соң тернәкләндерү курслары узган иде. Табиблар яхшыга өметләндерде: Жаннаның хәле яхшыра бара, диелде.

Ләкин җырчының күз күреме начарлана башлады. Көчле препаратлардан соң була торган хәл, күз күреме кире үз хәленә кайтачак, дип тынычландырды табиблар.

Ләкин аяз көнне яшен суккан кебек Жанна Фрискеның хәле кабат начарланган. Бу хакта "Экспресс газета"га аның якыннары хәбәр иткән. Соңгы берничә көндә Жанна сизелерлек хәлсезләнгән, ашыйсы килүе качкан, үзлегеннән хәрәкәт итә алмый башлаган.

- Безнең хәлләр бик начар, - дигән җырчының әтисе Владимир Борисович. - Кызымның хәле көтмәгәндә начарланды. Хәзерге вакытта миңа сөйләшүе бик авыр. Жаннага бик начар...

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X