Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзәк Банк микрозайм күләменә һәм ставкалара чик билгели

2018 елда бурычка алучыларның түләүләрен займның өчкә тапкырланган күләменнән 2,5 тапкырга кадәр төшерергә уйлыйлар.

Россия Банкы микрофинанс оешмалары эшен җайга салуны көчәйткән һәм бурычлыларның иң югары түләү чиген киметергә уйлый. Бу хакта, Үзәк Банкның микрофинанс базары департаменты директоры Илья Кочетковка сылтама белән, “Ведомости” җиткерә.

Хәзерге вакытта максималь түләү чиге займның 3 кә тапкырланган күләмендә билгеләнгән. Агымдагы елда аны - 2,5 тапкыр күләмдә; 2019 ел уртасына — 2 тапкыр, ә 2020 елга 1,5 тапкырга кадәр киметергә җыеналар, диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, көйләүче орган 2018 елда займнар буенча ставкаларны көненә 1,5 проценттан арттырмаска, 2019 елга 1 проценттан арттырмаска җыена, дип хәбәр иткән Илья Кочетков.

Әлеге чаралар базарны намуссыз һәм яшәүгә сәләтсез уенчылардан араларга ярдәм итәчәк, дип билгеләп үткән көйләүче орган вәкиле.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев