Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфәт Зиннуров мойва һәм бавыр кыздырырга өйрәтә

Телетапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан сөттә мойва һәм бавыр кыздыру рецептын тәкъдим итәбез. 1. Табага бер рәт мойваны тезәсең - суган саласың, өстенә тагын бер рәт мойва һәм суган. Һәр рәткә тоз сибәсең һәм сөт салып каплап пешерәсең. 15 минутта күзе агаргач - әзер! Мойвада фосфор күп, сөттә пешергәндә ул...

Телетапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуровтан сөттә мойва һәм бавыр кыздыру рецептын тәкъдим итәбез.

1. Табага бер рәт мойваны тезәсең - суган саласың, өстенә тагын бер рәт мойва һәм суган. Һәр рәткә тоз сибәсең һәм сөт салып каплап пешерәсең. 15 минутта күзе агаргач - әзер! Мойвада фосфор күп, сөттә пешергәндә ул үзендә кала, дип язган ул Инстаграмда.
2. Бавырны юка телемләп кисәсең, табага көнбагыш мае саласың да тезәсең. Өстенә тоз, борыч сибеп каплап 10 минут пешерәсең. Аннан, әйләндерәсең, суган саласың да тагын 10 минут каплап пешерәсең. Тәмле булсын!

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев