Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ – инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.

Сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Эзмэ авыл жирлегенен Пүкәл  авыл клубы библиотека белән берлектә яшүсмерлэр белән "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Бу чарага фельдшер Гүзәлия Джураева да чакырылган иде. "ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлау һәм таркату, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче булдырылган иммунитет дефициты синдромы." - дип мәгълүмәт бирде ул яшүсмерләргә. Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда профилактиканың бик мөһим булуын аңларга тиеш.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев