Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

12 гыйнвар - Прокуратура органнары хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Район прокуратурасында закон сакчысы исемен лаеклы йөртүче, принципиаль һәм гадел булуны тормыш кагыйдәсе итеп сайлаган кешеләр эшли. Сезнең хезмәт нәтиҗәсендә районда законлылык тәэмин ителә, кеше хокуклары саклана. Прокуратураның башка хокук саклау, җирле үзидарә органнары белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге алга таба да гражданнарның конституцион хокуклары кагылгысыз үтәлүенә этәргеч ясар дип ышанабыз. Бәйрәмегез белән котлап, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет, җаваплы эшегездә яңа уңышлар телибез.

Прокуратура органнары хезмәткәрләре 12 гыйнварда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быелгысы аеруча истәлекле – җәмгыять тормышында зур роль уйнаучы мөһим дәүләт структурасына 300 ел тулды. Саба районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 85 ел дәвамында башкарып килә. Без закон сагында торучыларның хисап чорындагы эшчәнлеге турында сөйләвен үтенеп, 2021 елның сентябреннән район прокуроры итеп билгеләнгән Ленар Вәлиуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Прокуратура 2021 елда күзәтчелек эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мәгълүм эш алып барды,– диде Ленар Фәргать улы.– Закон таләпләрен үтәмәүнең 424 очрагы ачыкланып, 260 вазифаи зат дисциплинар, 15 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Аларның күпчелеге – 309ы гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өлкәсенә туры килә. Хезмәтне сакламауның – 22, вакытында эш хаклары бирмәүнең 12 очрагы ачыкланып, суд карары нигезендә 139 мең сум хезмәт хакы түләттерелде. Гражданнарның торакка булган хокукларын бозуларның 29 факты ачылды. Алар барысы да кеше мәнфәгатен кайгыртуга тиешле игътибар җитмәве турында сөйли. Балигъ булмаганнарның хокуклары өлкәсендә закон таләпләрен санга сукмауның – 98, икътисад өлкәсендә – 92, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану белән бәйле 23 кыңгыр эш фаш ителде. Кеше безгә теләсә нинди проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала һәм прокурор халык өчен ачык булырга тиеш. Ел дәвамында 68 гражданның хокуклары якланды. Күпчелек мөрәҗәгатьләр нигезле дип табылып, гариза бирүчеләр файдасына уңай хәл ителде. Гомумән, “прокурор” сүзеннән куркырга кирәкми. Халыкта төрле проблемалар була. Прокурор гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш. Шуның өчен халыкка якын булырга тырышабыз.

Коллективка килгәндә, мин генә түгел, урынбасарым Рамил Зиннәтуллин да Саба прокуратурасында яңа кеше. Күрше Теләче районыннан 15 еллык эш тәҗрибәсе белән килде. Прокуратурада күп еллар эшләүче прокурор ярдәмчесе Ләйсән Гаффарова, өлкән белгеч Илсөя Шәяхмәтова, машина йөртүче Илнур Нәҗипов белән дә уртак телне тиз таптык. Барысы да үз-үзе алдына җаваплылык хисе куеп вазифаларын башкаручы, дисциплиналы белгечләр. Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үткәндә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эчке эшләр бүлеге, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренә, судьялар корпусы белән хезмәттәшлек турында да яхшы фикерләр генә әйтәсе килә. Котлау сүзләрен ветераннарыбызга да җиткерәм. Авырмасыннар, халык мәнфәгатьләрен яклап, бергә эшләргә язсын. Безгә прокуратурага килгән кешене игътибар белән тыңлаячакбыз һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев