Саба таңнары

15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан район мәдәният йортында районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның " Күз нурларым" спектаклен кабатлап күрсәтте.

  Халыкара гаилә көне уңаеннан Саба мәдәният  йортында  районыбызның “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Күз нурларым” спектаклен кабатлап күрсәтте. 

   Бүгенге заман гаиләсе,   бәхетсез ир-хатын, битарафлык сәбәпле тәрбиядән читләшкән балалар язмышы сурәтләнгән  тормышчан театрны карарга районыбызның яшь гаиләләре, егетләр-кызлар чакырылган иде. Тамаша алдыннан  мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин, ЗАГС бүгеге мөдире Алсу Шәйхетдинова һәм Алмаз хәзрәт Гаянов  яшьләргә гаилә кыйммәтләре, аның асылы, динне яшәү рәвеше итеп алу  турында сөйләделәр. Үзешчән артистлар рольләрне зур осталык белән башкарып, тамашачыларның алкышларына күмелделәр. «Әлеге спектакль безне чын мәгънәсендә тетрәндерде. Бик мәгънәле, уйландыра, үз тормышыңны анализларга өйрәтә торган театр. Тормыш корып яши башлаганыбызга өч ел булды. Балабызга кайчак үзебез дә телефон биргәлибез. Байлык артыннан куып, бала тәрбияләргә вакыт калмауның аяныч нәтиҗәләрен спектакль тагын бер кат искәртте. Тормышта булганына шөкер итеп, шатланып яшәргә кирәклегенә төшенәсең»,– дип тәэсирләре белән уртаклаштылар  Язлы Арташ авылыннан  Айсинә һәм  Нур Гаязовлар. 

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: