Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2020 елның 21 ноябрендә хезмәт ветераны Әхмәтвәлиева Гөлбагида Миннемулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы котлады.

undefined

Әхмәтвәлиева Гөлбагидә Миннемулла кызы 1930 елның 21 ноябрендә Саба районы Тимершык авылында гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып туа. 1938 елда гаиләләре белә Лесхоз бистәсенә күчеп киләләр. Әтисен сугышка алганда аңа 10 яшь була. авыр сугыш елларының ачысы кечкенә кызчыкның җилкәләренә төшә. Иң олы бала булып ул әнисенә ияреп утын, печән әзерләшә, кечкенә энеләрен карый. 13-14 яшьләрдә олылар белән бергә урманда агач кисүдә эшли.

1956 елда Гөлбагидә апа Олы Нырты авылына килен булып төшә. Анда хезмәт юлын колхоз амбарында төрле эшләрдә, ә 1975 елда Завод-Нырты авылында урнашкан ипи комбинатына эшкә керә һәм шуннан лаеклы ялга китә.

1982 елда Гөлбагидә Миннемулловнага "Хезмәт ветераны" медале тапшырыла. Авыр сугыш елларындагы хезмәте өчен аңа "Тыл ветераны" исеме бирелә.

Гөлбагидә апа 5 бала анасы. 1975 елда аңа "Ана даны" медале тапшырыла.

Бүгенге көндә Гөлбагидә Миннемулловнаның бәхете чиксез, чөнки аның биш баласы исән сау, 11 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул кечкенә кызы тәрбиясендә яши.

undefined

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X