Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне

Бу көн безгә иң кадерле, иң кыйммәтле әйбер – саулыгыбызны саклау кирәклеге турында искәртә. Дөньядагы коронавирус белән бәйле вәзгыять башка хроник авыруларны икенче планга куярга мәҗбүр итсә дә, алар, билгеле, беркая да китмәде. Сәламәтлек сагында торучылар моны яхшы аңлыйлар һәм кешеләрне яшерен чирләрне ачыклау өчен тикшеренергә җәлеп итү максатында чаралар күрелә.

Районда ике айдан артык вакыт эшләгән мобиль поликлиника да моның ачык чагылышы. “Проектның төп максаты республика халкын профилактик тикшерү белән тәэмин итү иде. Мобиль поликлиника 29 сентябрьдән алып 23 октябрьгә кадәр график нигезендә 4 авыл җирлегендә эшләде. Аларда 44 торак пункттан 959 кеше 1521 тапкыр медицина тикшерүе узды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 928 кешедә авыру билгеләре табылды, 823 кешегә өстәмә тикшерү билгеләнде, 105 кешегә кичекмәстән хастаханәгә ятып дәвалану тәкъдим ителде. Күчмә поликлиника быел да киләчәк. Казан табиблары июль­август айларында Шәмәрдән, Эзмә, Иске Мичән, Явлаштау авыл җирлекләрендә барысы 19 торак пункттан тикшерү узмаган кешеләрне кабул итәчәк”,– диде безгә район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Гөлназ Гарифуллина.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев