Агрегатлар чәчүгә әзер
Район яңалыклары

Агрегатлар чәчүгә әзер

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, район хуҗалыклары, 7 мең гектарда эш башкарып, ужым культураларын минераль ашламалар белән тукландыруны төгәлләгән, күпьеллыклар 15 мең гектарда (98%) сый алган.

Туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 7 мең гектарда башкарылган. Район хуҗалыклары алдында 28 мең гектарда сабан культуралары чәчү бурычы тора. “Тырмада 7-8 агрегат  эшли. Туңга сөрелгән җирләрнең  яртысында дым каплатылды инде. Көннәр аяз торса, тагын  атна-ун  көннән чәчүгә дә чыгасы була. Техника әзер”,– ди Сатыш бригадасы агрономы  Рамил Шәймәрданов. 

Фото: архив/Салават Камалетдинов


Нет комментариев