Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Алкоголик сәламәт була аламы?”

Яшьләр арасында алкоголизмны кисәтү, алкогольнең организмга һәм кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы, алкоголь куллануга тискәре караш, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, 22 май көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче яшьләр белән “Алкоголик сәламәт була аламы?” дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрделәр.

“Синең сәламәтлегең һәм алкоголь” дигән слайд-презентация кулланып, алар алкогольнең начар йогынтысын, шулай ук аның яшь организмга тискәре нәтиҗәләрен күрсәтергә тырыштылар. Мәдәният йорты мөдире яшьләр арасында алкоголь кулланудан зыян күрүне ачыклау максатыннан “Синең алкогольгә мөнәсәбәтең” дигән сораштыру-дискуссия үткәрде. Чараны оештыручылар һәм катнашучылар, аеклык –  тормыш нормасы дигән нәтиҗәгә килделәр. Физик культура, спорт, түгәрәкләр, китапханә һәм авыл мәдәният йортына йөрү, буш вакытны, кызыклы  ялны дөрес оештыру - болар барысы да начар гадәтләрнең үсешенә, һәм барыннан да элек, алкоголь куллануга каршы этәргеч була

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев