Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Арташта фермерлар терлек симертәләр, җиләк үстерәләр, балык үрчетәләр...

Әлеге һәм авыл җирлегендә башкарылган башка мөһим эшләр турында авыл җыенында сөйләштеләр

  Арташ  авыл  җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов чыгышын­да шушы биләмәдә теркәлгән крес­тьян-фермер хуҗалыклары эш­чән­леге киң яктыртылды. Фермерлар сөтчелек, үгезләр симертү, җиләк-җимеш культуралары үстерү, балык, “Татар аты” токымлы атлар үр­четү юнәлешләрендә нәтиҗәле эшли.  2018 елдан ачылган  “Арташ” кулланучылар  коо­пе­ративының әгъ­­залары  инде  272гә  җиткән. Җир­­лектә һәр учреждение спорт, мә­­дәният чараларында, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Арташта мотоспорт популярлашты. Биредә 1 июньдә әлеге спорт төре буенча республика чемпионатының беренче этабы үтәчәк. “Барыгызны да әлеге чарага чакырып калам”,– диде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев